“Мәхәббәт һәм тугрылык” медале Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тапшырыла торган җәмгыяви бүләк.
Бу бүләккә, ким дигәндә 25 ел бергә гомер итүче, районыбыз һәм илебез тарафыннан күп мактаулы исемгә лаек булган, үрнәк балалар үстергән парлар дәгъва кыла ала.
Бу елны да Балык Бистәсе районыбызда мондый медальгә лаек гаилә бар. Алар – Марсил Мирза улы һәм Суфия Хәсән кызы Җаббаровлар.
Гаилә башлыгы Марсил әфәнде Күки авылында туып үскән. ОАО “Масловский” оешмасында җитәкче урынбасары булып хезмәт куя.
Суфия ханым гомерен балалар тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә багышлый. Масловка урта белем бирү мәктәбендә химия һәм биология укытучысы булып эшли ул. Хезмәт кую дәверендә күп кенә мактаулы исемнәргә лаек булды Суфия ханым. Алар арасында: “РСФСР халык мәгариф отличнигы”, “Татарстан Республикасының лаеклы укытучысы” – балары әле берничәсе генә. Укычылары, авылдашлары тарафыннан тупланган хөрмәт аларны ифрат бәхетле итәдер.
Җаббаровлар намус һәм мәхәббәт белән, горурлана алырлык ул үстерделәр. Инде бүген Мирсил эфэнде белән Суфия ханым оныклар бәхетенә сөенеп яшиләр.
Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Госман улы Вәлиев исеменнән Җаббаровлар гаиләсен тәбрикләп аларга медалҗ тапшыру өчен бирегә мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Мансур улы Садиков килде. Матур гаиләгә чиксез бәхет теләп, киләчәк буыныбызга үрнәк гаилә була алулары белән тәбрикләде. Чын, ихлас мәхәббәтләренә тугры калуларын үрнәк итеп күрсәтте.