"Икмәк булса, урын табылыр!" - ди Балык Бистәсе икмәк кабул итү предприятиесе хезмәткәрләре

2016 елның 2 июле, шимбә
Белгечләребезнең фаразлавы буенча, быел иген уңышы мулдан булырга охшаган.
Район икмәк кабул итү предприятиесендә яңа уңыш ашлыгын кабул итәргә зур әзерлек эшләре алып баралар. Инде икмәк саклау складларының күбесе төзекләндерелгән, ашлык киптерү агрегатлары да ремонтланган. Әйтүләренә караганда, быел биредә 26,5 мең тонна ашлык кабул итәргә әзерләр. Икмәк булса, урын табарбыз, ди хезмәткәрләр. Узган ел 15,3 мең тонна икмәк кабул иткән булганнар. Предприятиегә дәүләт кабул итү комиссиясенең килүе көтелә.  
 
Идрис Аметов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International