Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Шомбыт мәктәбендә җәйге ял бик күңелле үткән
2016 елның 2 июле, шимбә
Һәр елны укулар тәмамлануга мәктәп яны лагерьлары үз эшчәнлеген башлап җибәрә.
Шомбыт мәктәбе дә кыңгыраулар чыңы тынарга өлгермәстән, 26 майдан ук җәйге ялга балаларны үзенә дәште. Быел биредә 45 башлангыч укучысы 15 июньгә кадәр ял итте. Укучылар белән вожатыйлар, укытучы-педагоглар шөгыльләнде. Һәр көннең ялы план буенча алып барылу сәбәпле, уеннар, төрле чаралар һәм туклануның төгәл вакыты билгеләнгән.
–Аллага шөкер, ялларыбыз тыныч кына, бик матур үтеп китте,–ди лагерь начальнигы Нәзирә Гыймадиева. –Балалар бик теләп йөрделәр. Куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл үтәлде, шуңа күрә хәвеф-хәтәрләргә юл куелмады.
Монысы, әлбәттә, иң мөһиме. Җәйге кызу көннәрдә балаларны күз уңыннан җибәрү куркыныч. Шуңа да бу чорда контроль аеруча көчәйтелгән. Һәр отрядка җитәкче билгеләнгән. Укытучылар Вәсилә Фәрзетдинова, Елена Юдина, Гөлминкә Мөхәммәтҗанова, Рәсимә Фәхретдинова, Алсу Ризванова һәм өлкән вожатый Резидә Исмәгыйлова һәр чараның үзәгендә балалар белән бергәлектә кайный.
–Безнең максат ял итү генә түгел, балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларның иҗади эшчәнлеген үстерү, сәләтләрен барлау да. Отрядларда үткәрелгән чараларның һәркайсы файдалы шөгыльгә корылды. Авыл китапханәсе белән тыгыз элемтәдә булдык, белемнәрне сынау буенча викторина-конкурслар үткәрелде. “Күңелле стартлар”, шашка турнирлары спорт белән бәйле булса, “Йолдызлар мәйданы”нда, рәсем сәнгатендә яңа талантларны ачтык. “Гиннес-шоу”да исә укучылар үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Шулай ук 12 июнь–Россия көнендә герб, флаг төсләрен аңлаткан дәресләр дә үткәрелде, “Мастер көне”ндә балалар кәгазь-катыргылардан төрле әйберләр ясадылар, аппликацияләр белән мәшгуль булдылар,–ди Нәзирә Гыймадиева.
Табигатькә чыгу, күлдә балык тотулардан башка нинди җәйге ял булсын инде ул?! “Кояшкай”да да бу чаралар бик күңелле узган. Бергәләп Чыршылы Елга янәшәсендәге аланлыкка, “Изге чишмә” янына, Яңавыл күленә походка барган алар. Рәсүл Фәрзетдинов, Сережа Королев, Ярослав Котельников иң күп балык тотып дусларын гына түгел, укытучы апаларын да шаккатырганнар. Һәр бәйгедә җиңүчеләр аталган, аларга бүләкләр тапшырылган.
1 июнь–Балаларны яклау көнендә үткәрелгән балалар Сабантуе да күңелле мизгелләре белән хәтердә калыр. Яңа Сала белән Чаллыбаш арасындагы матур аланлыкта узган бәйрәмгә Биектау авыл җирлеге советы хезмәткәрләре зур булышлык күрсәткән, кунакка Биектау мәктәп яны лагерына йөрүче укучылар да килгән. Төрле ярышларда, көрәштә көч сынашкан балалар. Алкышларның иң көчлесе Сабантуй батыры–3 нче сыйныф укучысы Фирзәр Гыйниятовка булгандыр бу көнне, мөгаен. Спорт белән дуслыгын янәдән бер күрсәткән, дәлилләгән ул.
21 көнлек җәйге лагерь әнә шулай күңелле чара-бәйгеләре белән сизелми дә үткән. Соңгы көннәрдә мәктәп бакчасындагы җиләкләрдән дә авыз итәргә өлгергән укучылар. Һәр елны мәктәп директоры Рамил Фәрзетдинов тәүге уңыш белән иң элек лагерьда ял итүче укучыларны сыйлый икән. Быел да сусыл бакча җиләкләре балаларны көткән.
Әйе, никадәр компьютер, интернет заманы дисәк тә, бала күңеле табигыйлеккә омтыла шул. Кояшлы, саф һава үзе үк тәнгә дәва, җанга шифасын бирә. Туган җирнең чәчәкле болын-кырлары, балыклы күл буйлары үсеп җиткәч тә аларны үзенә тартыр, сыендырыр әле.
Фәрвәз Каюмова.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2026 ел
» Ачык ишекләр көне " салым органында 9:00 дән 17:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы ш., Габдулла Тукай ур., 12 В
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара салым инспекциясе
24
апрель, 2026 ел
Түбән Новгородта 3х3 баскетбол буенча Идел буе федераль округы турнирының суперфиналы старт алды
ТР буенча ДФИ-Матбугат хезмәте
22
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 23.04.26.
МКУ
21
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 22.04.26.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз