22 июндә Котлы Бүкәш авылында яшәуче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөрсалимова Зәйнәбика Кашаф кызын туган көне белән котладылар. Сугыш ветераны адресына ихлас теләкләр яңгырады һәм халыкны социаль яклау бүлеге белгечләре Котлы Бүкәш авыл җирлеге сәркәтибе белән берлектә Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.