22 июнь Россиядә “Хәтер көне “булып билгеләп үтелә.Шул җәһәттән, Балык Бистәсе муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Доверие- Ышаныч”автономияле дәүләт оешмасының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе һәм өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгечләре күп гаиләле һәм мохтаҗ гаиләле балалар белән бергәлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бозина Нина Николевна һәм Менеева Клавдия Михайловнаны хөрмәтләде. Балалалар тарафыннан бәйләнгән , төсле кәгазьдән ясалган вазадагы чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.
Бөек Ватан сугышында һәлак булучы Советлар Союзы Геройларының батырлыкларын искә алып “Геройлар аллеясына” чәчәкләр салынды.
Чараның йомгаклау өлеше Балык Бистәсе муниципаль районы мәдәният йортында урнашкан “ Туган як” музеена экскурсия белән төгәлләнде. “Туган як” музеенда сөйләнелгән эчтәлекле хикәяләр, балалар күнелендә тирән эз калдырды.