Социаль хезмәткәрләр форумы

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

17 июньдэ Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филормониясендә социаль хезмәткәрләр Көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу чарада Балык Бистәсе муниципаль районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Кәмил кызы Вафина һэм анын җитәкчелегендә ведомство буйсынуындагы учреҗдениеләрнең директорлары катнашты.

Ел саен 8 июньдә социаль  хезмәткәрләр үзләренен  бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.Быел тантаналы чара үзенә иң алдынгы социаль              хезмәткәрләрне җыйды.Бу куәтле структура, һэм мин сезгә рәхмәт әйтәсем килә,- дип билгеләп үтте Татарстан Дәуләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.

  • “Ветераннарга рәхмәт,алар 25 ел дәвамында бү өлкәдә, иң катлаулы елларда халык һэм хакимият арасында!” - дип рәхмәт белдерде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасарыТатьяна Ларионова.Бу өлкәдә Балык Бистәсе муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “ Доверие – Ышаныч”автономияле дәүләт оешмасынын өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгече Хакимова Раилә Ибрагимовна зур хөрмәткә һәм котлауга лаек булды. Раилә Ибрагимовна 27 ел тугрыклы хезмәтен,өйдә социаль хезмәтләр күрсәтүбүлекчәсе белгечен башкара.

Бэйрәмдә “ Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү учреҗдениесенең иң яхшы хезмәткәре” конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Иң яхшы хезмәткәрләр мактау кәгазенә һәм бүләкләргә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International