20 июндә Мель Починок авылында яшәуче Бөек Ватан сугышында катнашкан Кукаров Леонид Семеновичны туган көне белән котладылар. Сугыш ветераны адресына ихлас теләкләр яңгырады һәм халыкны социаль яклау бүлеге белгечләре Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.