Бәхет аны көтеп, чын күңелдән теләп алган гаиләләргә килә. Ә сабый туган гаиләдә бәхет куп тапкырларга артып килә.
Бүген без сезне Балык Бистәсе районында яшәп ятучы Аброровлар гаилә белән таныштырасыбыз килә. Бу гаиләдә бүген “бәхет” 8 тапкыр ишек кага. Бу якты доньяга аларның сигезенче балалары – кызлары туа. Матур кызчыкка мактау мәгънәсен йөрткән “Мәдхия” исеме кушалар.
Хисрав белән Мәхрухсор гаиләсендә бар да тигез бүленгән, ярату һәм хөрмәт белән алар 4 кыз, 4 малай тәрбияләп үстерәләр.
“Бәхет гаиләдә туа” дип кабатлаудан туктамыйбыз без. Чөнки чын ярату, хөрмәт булган гаиләдә мәрхәмәт һәм бәхетле тормыш хөкем сөрә. Һәрбер гаилә төзегән парга да без “әти”‑“әни” бәхетен татып яшәүләрен теләп калабыз.