Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар иҗат мәктәбендә укучылар арасында “Гасырлар аша узган ГХАТ бүлеге” һәм “Минем кадерле гаиләм” исемле рәсем конкурсы үткәргән иде.
Халыкара балалар көне уңаеннан, Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар иҗат мәктәбе уку елының тәмамлануы белән чыгарылыш кичәсе үткәрде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина конкурста җиңүче һәм катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.