“Сабантуй” милли бәйрәмебездә юбилярларны зурлау

2016 елның 10 июне, җомга

Элек-элктән Балык Бистәсе районы милли бәйрәме “Сабантауй”да 50, 60 ел бергә гомер кичерүче парларны тәбрикләү матур гадәткә керә бара.

Бу елны да ГХАТ бүлеге юбиляр парларны игътибарсыз калдырмады. Мәйдан уртасында үзенең мактаулы урыннарын Сергей һәм Анастасия Парфеновлар алдылар. Сергей Александр улы һәм Анастасия Федор кызы үрнәк һәм намуслы хезмәт куйганнары өчен куп тапкырлар мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары белән беләкләнделәр. Бу парның иң кызык ягы – алар бер үк фамилия ияләре. Кияүгә чыкканда фамилиямне дә үзгәртәсе булмады, дип елмая Анастасия.

Анастасия Федор кызы – “Татарстан Республикасының лаеклы экономисты”, ә Сергей Александр улы “Татарстан Республикасының авыл хуҗалаганың лаеклы хезмәткәре” исемнәрен йөртәләр. Шулай ук Сергей Александрович Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевның рәхмәт хатына да ия булган шәхес. Сергей Александрович белән Анастасия Федоровна бергәләп 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә 4 оныкларының бәхетенә сөенеп яшиләр.

Алар артыннан мәйдан уртасында, матур гына атлап 2 июнь көнне “бриллиант” туйларын билгеләп үтүче, Нуретдин Нәҗметдин улы белән Мәсрура Хәйрулла кызы Нәҗметдиновлар урын алды.

Нуретдин ага гомере буе шофер булып эшләгән, ә Мәсрура ханым колхозда хезмәт куйган.

Мәхәббәт һәм ярату белән 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә 6 онык һәм 7 оныкчыкка бай дәү әти белән дәү әни алар. 83 яше тулуга карамастан, Нәҗметдин ага әле бүген дә үзенең “Нива” машинасын кабызып, сөекле тормыш иптәшен утыртып Олы Егла авылы буйлап җилдерә.

Алар үрнәк тәрбия биреп үстергән балалары районыбызның почетлы гражданнары. Кызлары Фәния, 36 ел мәгариф өлкәсендә хезмәт куеп, “РСФСРның халык белеме отличнигы” исеменә лаеклы шәхес. Оныклары һәм оныкчыклары җырларга һәм биергә бик сәләтлеләр. “Татар җыры”, “Җырлы-моңлы балачак” фестивалләрендә катнашып дипломнарга лаек булдылар.

Мәсрура ханым 65 яшендә гарәп телен өйрәнә. Бүгенге көндә ул Олы Елга авылының бизәге – “ак әбисе” булып гомер кичерә.

Еллар аша узган зур мәхәббәт бу матур, үрнәк гаиләләрне саклап, авырлыкларны да, бәхетле мизгелләрне дә бергәләп узды. Юбилярлараыбызга һәм матур гомер кичерүче өлкән буын вәкилләренә бүген без саулык һәм хәерле гомер теләп калыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International