Ветераннар өчен круиз

2016 елның 27 мае, җомга

2016 нчы елның 24 май көнендә "Ф. И. Панферов" теплоходында Казан-Волгоград-Казан маршруты буенча 150 кеше җиде көнлек сәяхәткә юл алды. Әлеге круизда 16 Бөек Ватан сугышы ветераны, 3 Сталинград сугышында катнашучы, тыл хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары активистлары һәм Казан мәктәпләренең кадетлары катнашты. Ветераннарны Татарстан республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова озатты.

Балык Бистәсе муниципаль районыннан сәяхәткә Автономов Анатолий Александр улы китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International