Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Балык Бистәсе районында традицион санитар-экологик икеайлык дәвам итә
2016 елның 14 мае, шимбә
Районда 1 апрельдән игълан ителгән традицион санитар-экологик икеайлык дәвам итә.
Җәйгә, милли бәйрәмебез Сабантуйларга кадәр авылларыбызны, район үзәген һич тә бизәми торган күренешләрне бетерү, юлларны, урамнарны, оешма-предприятие территорияләрен чистарту, тәртипкә китерү бурычы куелды.
-Район халкы нигездә, санитар икеайлыкка бердәм кушылды. Һәр атнаның чәршәмбесендә территорияләрне төзекләндерү буенча өмәләр үткәрелде. Аларда йөзәрләгән кеше катнашты. Район мәгариф бүлеге, район газ службасы, социаль яклау бүлеге, “Дельфин» спорт комплексы, Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе, гимназия һәм башка оешма хезмәтчәннәре аеруча активлык күрсәттеләр. Моннан тыш аерым коллективларга төрле җәмәгать урыннарын, бакча, скверларны тәртипкә китерү бурычы да куелды. Бу җәһәттән, райондашларыбызның, кунакларның яраткан ял урынынна әверелгән Кама елгасы ярын “шефлык” итүче мәгариф бүлеге хезмәткәрләрен үрнәк итеп куярга була,- диде Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Вәлиев.
Котлы Бөкәш, Күки, Шумково авыл җирлекләрендә дә санитар-экологик икеайлыкны оешкан төстә уздыруга күп көч куялар. Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов халыкны җыеп бөтен авыл территориясен җыештыру буенча өмә уздырган.
Шул ук вакытта арабызда чисталык өчен артык пошмаучылар да бар. Апрель аенда район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең 2 утырышы узды. Аларда административ хокук тәртибе бозучыларга карата төзелгән 16 беркетмә карап тикшерелде. Барлыгы 33 мең сумнан артык күләмендә штраф салынды. Беркетмәләрнең күпчелеге авыл, шәһәр җирлекләренең чисталык, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата төзелгәннәр. Йорт яннарында, капка төпләрендә төзелеш материаллары, таралып беткән транспорт чаралары саклаучылар, урамга, елга-ерганакларга көнкүреш калдыклары түгүчеләр еш басалар комиссия каршына.
Санитар-экологик икеайлык барышында вәкаләтле затлар тарафыннан Татарстан Республикасының административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе буенча 35 беркетмә төзелде инде. Административ комиссия төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык белгечләре белән берлектә 8 авыл җирлегендә махсус рейдлар үткәрделәр. Бу чара май аенда да дәвам итәчәк. Ә муниципаль кагыйдәләрне санга сукмаучыларның исләренә төшерәбез: Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен граҗданнарга 2000 нән 3500 сумга кадәр, урындагы кешеләргә 15000 нән 30000 сумга кадәр, юридик затларга 50000 нән 200000 сумга кадәр штраф каралган. Шундый ук гамәлләр бер ел эчендә кабатланса, штрафлар күләме тагын да артыграк. Югыйсә, кайберәүләр, комиссия каршына баскач без белмәдек, беренче юлга кисәтү белән калдырыгыз, дип акланалар. Кызганычка каршы, хәзер административ кодекста “кисәтү” дигән пункт юк.
Билгеле булганча, быел республика өмәләре “Күңелдә чиста булса, әйләнә тирәбездә дә чиста булыр” дигән шигарь астында уздылар. Бу барыбызга да кагыла инде, җәмәгать.
Илгиз Җамалиев.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2026 ел
» Ачык ишекләр көне " салым органында 9:00 дән 17:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы ш., Габдулла Тукай ур., 12 В
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара салым инспекциясе
24
апрель, 2026 ел
Түбән Новгородта 3х3 баскетбол буенча Идел буе федераль округы турнирының суперфиналы старт алды
ТР буенча ДФИ-Матбугат хезмәте
22
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 23.04.26.
МКУ
21
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 22.04.26.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз