Һава торышының уңышлы торуын, әлегә игенче файдасына эшләвен истә тотып, районыбыз җитәкчелеге чәчүне 15 майда тәмамлау бурычын куйды.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 11 май көненә чәчеләсе мәйданның 63 процентында эш тәмамланды. Районыбыз хуҗалыклары һәм фермерларыбыз аны 34 мең гектар мәйданда башкардылар. Эшне «Кулон-Агро», «Балык Бистәсе ВЗП», «Азык-төлек корпорациясе», «Логос», «Солтан» кебек эре җир биләүче хуҗалыклар оешкан төстә алып баралар.