Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Мәгъмүрә апа Гиниятуллина үзенең истәлекләре белән уртаклаша
2016 елның 7 мае, шимбә
Үткәннәрне барлар өчен җанда хәтер яши. Шатлыгын да, борчу-хәсрәтләрен дә үзенә сыендырган ул. Иңнәренә сугыш газабын салган ветераннар өчен аның кыйммәте аеруча зур.
Котлы Бөкәш авылыннан Мәгъмүрә апа белән утлы сугыш еллары истәлекләрен барлыйбыз. Чал чәчле фронтовик 93 яшен тутырса да хәтеренә уелган көннәрне әле дә онытмаган. Хәер, онытырлыкмыни соң ул еллар...
Әтисе Гарифулла ага сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына, 1942 елның май аенда 18 яшьлек кызга да хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе китерәләр.
–Авылдан берүзем киттем, Татарстаннан 8 кыз идек. Казаннан товар поездына утыртып Ерак Көнчыгышка озаттылар безне. Хабаровский өлкәсенең Лялич авылы читендә урнашкан аэродромда хезмәт иттем. Анда без хәрби самолетларны ремонтлый идек,–дип хәтер сандыгын барлый бүген фронтовик.
Без дигәне хатын-кызлардан торган эшче мотористлар төркеме. Альбомдагы сугыш чоры фотоларына күз салам. Өсләренә солдат гимнастеркалары кигән япь-яшь кызлар. Араларында якташыбыз да бар. Сержант званиесен алган Мәгъмүрә Гыйниятуллина яңа килгән кызларны эшкә өйрәтә. Көнне төнгә ялгаган хезмәт белән Җиңү көнен якынайту өчен тырыша алар.
–Беркөнне пулялардан тишкәләнгән самолет китерделәр. Шуны ремонтларга керештек. Мотор җыю бүлегендәге кызлар двигательне карыйлар, ә без самолетның эчке җиһазларын яңартабыз. Бер атна дигәндә эшебезне төгәлләдек. Рәхмәт йөзеннән летчик безне самолетка утыртып берничә мәртәбә аэродром өстеннән әйләндерде,–ди көлемсерәп Мәгъмүрә апа.
Фронт өчен гаять зур эш башкарган кызларның хезмәте хөкүмәт бүләкләренә дә лаек була. Җиңү таңын каршылап, 1945 елның октябрендә туган авылына кайтып төшкән Мәгъмүрә Гыйниятуллинаның күкрәген фидакарь хезмәте өчен бирелгән орден-медальләр бизи.
–Әти дә фронттан исән-сау кайткан иде. Мине алырга Үсәлигә ат белән килде. Очрашуны гомер онытырлык түгел: әти–миңа, мин аңа каршы йөгерәм. Кочаклашып күрештек. Шатлыктан икебез дә елыйбыз,–дип искә ала Мәгъмүрә апа ул көннәрне.
Әйе, җиңү җиңел бирелмәгән. Хатын-кызларның сабырлыгын, ныклыгын, түземлелеген сугыш аяусыз сынаган. Сугыштан соң да колхозны торгызу, авылларны тернәкләндерү өчен күп көч, тир түгелгән. Мәгъмүрә апа мәктәптә укытучы булып эшләсә дә, җәмәгать эшләре активисты булган. Соңрак Котлы Бөкәштәге Сбербанк бүлекчәсенә күчкән һәм шунда 15 ел эшләп лаеклы ялга чыккан.
–Бүгенге көнемә шөкерана кылам, балам. Хөкүмәтебез дә онытмый. Әнә илбашларыннан да котлау хатлары килде,- ди ул кулына тоткан хатны күрсәтеп. - Ирем Мөбәрәкҗан белән әйбәт яшәдек. 5 бала тәрбияләп үстердек. Ул да фронтовик иде. Балаларыбыз бик игелеклеләр, Аллага шөкер. Барысы да югары белем алдылар, үз тормышларын матур кордылар.
Әнә шулай бүгенге көненә сөенеп гомер кичерә Мәгъмүрә апа. 11 оныгын, 13 оныкчыгын күрү бәхетенә ирешкән ул. Кызганыч, Мөбәрәкҗан ага гына фронтта алган яраларыннан сызланып 64 яшендә гүр иясе булган. Мәгъмүрә апа бүгенге көндә Полянка авылында кызы Райлә тәрбиясендә яши. Рәхимсез еллар җыерчыкландырган йөзендә сугыш газаплары чалынса да, хәзерге иркен, мул тормышның яктылыгы карашында сирпелә аның. Шөкерана кылып яшәве дә шуннан килә.
Фәрваз Каюмова.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апрелендә 21 сәгатьтән 28 апрелендә 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
26
апрель, 2026 ел
Шторм кисәтүе 27.04.2026
МКУ
25
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 26.04.26.
МКУ
» Ачык ишекләр көне " салым органында 9:00 дән 17:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы ш., Габдулла Тукай ур., 12 В
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара салым инспекциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз