Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык катгыйлана

2016 елның 7 мае, шимбә
Татарстан республикасы территориясендә 5 майдан 20 майга кадәр янгыннарга каршы аерым режим кертелде.
Бу чорда коры үлән ягу, ачык утта (учакларда, мангалларда) азык пешерү катгый тыела. Менә шушы кагыйдәләрне үтәмәү торак йортларда, каралты-кураларда, урманнарда янгыннар чыгуга сәбәп була да инде. Режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык та катгыйлана. Штрафлар күләме арттырыла: гражданнарга 2000 нән 4000 сумга кадәр; урындагы кешеләргә 15000 нән 30000 гә кадәр; юридик затларга 400000 нән 500000 сумга кадәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International