Хуҗаҗан белән Голчихрә Шәфиковларның "бриллиант туйлары"

2016 елның 22 апреле, җомга

Мәхәббәт темасы бүгенге көндә дә мәңгелек темаларның берсе булып кала бирә. Аның турында күпме шигырьләр, җырлар, әсәрләр иҗат ителгән. Ә инде чын мәхәббәт турында без күбрәк шул әсәрләрдән укып беләбез.

Бүген без сезне ихлас мәхәббәтләрен гомерләре буе йөрәк түрләрендә йөртеп, 60 ел гомерне иңнә-иң куеп яшәүче Хуҗаҗан белән Голчихрә Шәфиковлар гаиләсе белән таныштырасыбыз килә.

Хуҗаҗан белән Голчихрә Шәфиковлар Балык Бистәсе районыбызның бик матур Югары Тегермәнлек авылында гомер кичерәләр. Авыл халкы тарафыннан олы хөрмәткә казандылар алар. Ә бүгенге көндә зур йортны гөрләтеп, оныклар дәү әти белән дәү әниләре янына кунакка кайтырга ашыгалар.

“Кияү белән кәләшне” тәбрикләү өчен бүген, “Язның игелек атнасы” акциясе кысаларында, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина һәм Түбән Тегермәнлек авылы җирлеге җитәкчесе Анатолий Дмитриев килделәр. Районыбыз җитәкчесе Илхам Госман улы Валеев исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

“60 ел гомер күпмени ул, әгәр ихлас булса хисләрең!”

Бүгенге көндә олы хөрмәткә ия булган Хуҗаҗан белән Голчихрә Шәфиковлар “мәхәббәт”ләренең туган көне белән тәбрик итәбез. Әле бик күп еллар җанны-җанга бәйләп, иңне-иңгә куеп бәхетле, бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп булсын сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International