ГХАТ бүлеге Ф.Әхмәдеев исемендәге балалар иҗат мәктәбе укучылары арасында "Гасырлар аша узган ГХАТ бүлеге" темасына рәсем ясау конкурсы үткәрде

2016 елның 22 апреле, җомга

Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарама комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан , “Язның игелекле атнасы” республика акциясе кысаларында, Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар иҗат мәктәбендә рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Конкурс ике темага багышланды: “Гасырлар аша узган ГХАТ бүлеге” һәм “Минем бәхетле гаиләм”.

“Гаилә” сүзенең ни дәрәҗәдә кадерле булуын җиткеру, аны гаиләләрдә саклый белүне өйрәтү – төп максатыбыз иде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина ГХАТ бүлегенең серләрен чиште, төп башкаручы бурычлары турында сөйләде һәм соңгы 5 елның статистикасы белән дә таныштырып үтте. “Гаилә” тирән сүзнең төп мәгънәсен бергәләп эзләдек. ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Рузалия Нагимова иртә гаилә кору турында сөйләде. Барыбыз бергә иртә гаилә коруның уңай һәм тискәре якларын билгеләргә тырыштык.

Барлык рәсемнәр дә җыеп алынды һәм ГХАТ бүлегендә бер күргәзмә буларак стендта урын алдылар.

Тулы бер составта комиссия төзеп призлы урыннар да билгеләнәчәк. Ә инде һәрбер укучыга җиңүче һәм катнашучы дипломнарын май аенда узачак Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар иҗат мәктәбенең нәтиҗә концертында тапшырыларчак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International