Яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды

2016 елның 22 апреле, җомга

2016 елның 21 апрель көнендә, “Язның игелек атнасы” акциясе кысаларында, Балык бистәсе районының Туган як музеенда яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында 10 балигъ булмаган яшьләргә дәүләт документы тапшырылды. Һәрбер дәүләт гражданы өчен бу - мөһим вакыйга, чөнки паспортлы булу илебез алдында булган бурычларны тугъры үтәү дигән сүз.

Тантаналы чарада яшьләр генә түгел, аларның әти-әнисе дә теләп катнашты. Һәрберсен аерым тәбрикләп, киләчәктә үз илләренең лаеклы гражданнары булуын теләп, ТП УФМС җитәкчесе Әлфия Альмухаметова, паспорт тапшырды. Туган як музее җитәкчесе Гөлфия Гарипова һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина яшьүсмерләрне тәбрикләп, истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Тантаналы чара азагында музейның баш белгече эчтәлекле экскурсия үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International