Менә шундый девиз астында бүген Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарама комитеты ГХАТ бүлегендә, “Язның игелекле атнасы” республика акциясе кысаларында, “Гаилә” дәресе булып узды.
Дәресебезнең төп катнашучылары – 2 нче санлы урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары иде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина ГХАТ бүлегенең серләрен чиште, төп башкаручы бурычлары турында сөйләде һәм соңгы 5 елның статистикасы белән дә таныштырып үтте. “Гаилә” тирән сүзнең төп мәгънәсен бергәләп эзләдек. ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Рузалия Нагимова иртә гаилә кору турында сөйләде. Барыбыз бергә иртә гаилә коруның уңай һәм тискәре якларын билгеләргә тырыштык.
Шулай ук “Өстәл артында гаиләм” рәсем ясау тренингын үткәреп, һәрбер укучы да үз гаиләсе белән таныштырып, аның нинди урын биләп алуы турында сөйләделәр.
Архив белән танышканнан соң, барыбыз бергә аклы-каралы белән язылган #ИГЕЛЕККЫЛ төсләрен төрле төсләргә буядык.
Кунак булгач, бүләк тә булырга тиеш! Гхат бүлеге үзенең күчтәнәчен дә әзерләде, ул – “Гаилә битләре” дигән китап иде.