Балык Бистәсе муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Доверие – Ышаныч» автономияле дәүләт оешмасында сәламәтлек көне билгеләп үтелде.
17 апрелдә "Язның мәрхәмәтлелек атнасы” акция кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Доверие – Ышаныч» автономияле дәүләт оешмасының өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгечләре үз карамагындагы өлкәннәр белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чаралар оештырдылар. Сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшүләр алып бардылар һәм гимнастика ясаттылар.