Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Язның игелек атнасы” акциясе кысаларында “Бәхет агачы” түрдә урын алды.
Атна дәвамында ГХАТ бүлегенә килгән һәрбер кеше үзенең кичерешләрен агачка сөйли ала. Әнә шулай итеп Җаббаров Ринат бүген олы кызы белән, төпчек улына туу турында таныклык алырга килде. Күңелендә булган бәхет хисләрен агачка теркәп куйды. “Барлык кешегә дә мондый хисләр кичерү насыйп булсын”, дип азактан өстәп тә куйды. Ә инде бәхет агачыбыз, үз чиратында, бу теләкләрне еллар дәвамында тариф итеп саклар.
Һәрбер кешенең дә күңел түрендә матур хыялы бар. Безнең бәхет агачыбыз, кечкенә булса да хыялларыбызны тормышка ашырсын иде!