2016 елның 16 апрель көнендә “Язның мәрхәмәтлелек атнасы” республика акциясе старт алды. Һәм беренче көне “Мәрхәмәтле башлангыч көне” белән башланып китте.
Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, халыкны социаль яклау бүлеге һәм “Волонтер” оешмасы, 2нче урта гомуми белем бирү мәктәп укучылары, белән берлектә районыбызның урамнарында “Әйләнә-тирәгә бәхет өләш” дип исемләнгән флэш-моб үткәрдек.
Һәрбер үтеп баручыга төрле төстәге шарлар аша бәхет һәм кутәренке кәеф өләштек. Шулай ук Uslugi.tatr.ru интернет челтәре аша киң мөмкинлекләр язылган кечкенә генә таратма материаллар өләштек. Ә инде яшь парларга туйга әзерләнү өчен бәйнә-бәйнә язылган кулланма тараттык, аларга тиздән кирәге чыгар дип ышанып калабыз.
Бүген генә түгел, һәрбер көнебез дә игелек эшләүгә тоташып калса иде! Бәхет, игелек өләшеп яшик, үзебезгә меңе белән эйләнеп кайтыр!