Балыкбистәлеләр, уяулыкны җуймаска кирәк

2016 елның 16 апреле, шимбә

Район Гадәттән тыш комиссиясенең чираттагы утырышы торак пунктларны су басудан, янгын куркынычыннан һәм башка күп төрле табигать бәла-казаларыннан саклау мәсьәләләренә багышланган иде.

Әлеге комиссияне җитәкләгән Рашат Хәбибуллин урыннарда уяулыкны җуймаска чакырды. Язгы чорда республикабызда боз астына китүнең 7 очрагы теркәлсә, ни кызганыч, аның икесе безнең район җирлегенә туры килә. Шулай ук торак пунктларны су басу буенча да әле   тынычланырга урын юк. Бүгенгесе көнне бер авылда күперне, икенчесендә буаны язгы ташу агызып киткән. Комиссия рәисе күпкатлы йортларда  кайбер гражданнар белән газ куркынычсызлыгын көчәйтү  буенча да нәтиҗәлерәк эшләргә чакырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International