Балык Бистәсе икенче мәктәбе 4 минутта чыгып тезелде

2016 елның 16 апреле, шимбә

Бүген Балык Бистәсе икенче мәктәбендә терорристик акт кылыну куркынычы булган очракта укучыларны һәм укытучыларны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр булып узды. 

Әйтергә кирәк, мәктәп коллективы зур оешканлык күрсәтте. 520 укучы, 60 лап укытучы, техник хезмәткәр 4 минут эчендә мәктәп бинасыннан чыгып тезелделәр. Янгын сүндерү машинасы да, полиция хезмәткәрләре дә вакытында килеп җиттеләр.

Илгиз Җамалиев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International