Балык Бистәсе районында язгы ташу күперне җимергән

2016 елның 16 апреле, шимбә

Балык Бистәсе районында Шомбыт елгасы аша салынган күпер җимерелгән.

Һава температурасының кинәт күтәрелүе сәбәпле, су ярларыннан ташыган. шуның аркасында асфальт җир астына убылып төшкән, упкын барлыкка килгән. Урында юл хезмәткәрләре эшли. Күпер җимерелү аркасында өч торак пунктка юл өзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International