Урахча авылы тормышына - яңа сулыш!

2016 елның 16 апреле, шимбә
Соңгы вакытларда Урахча авылы мәдәният йортында бәйгеләр ишәя төште, дип хәбәр итте безгә авыл хәбәрчесе Мәликә Касыймова.
Авыл җирлеге башлыгы Фидаил Гәрәев кайгыртучанлыгы, Зөлфәт Гыйлемханов, Хәмит Сәйфетдинов, Михаил Фуртин, Хөсәен Әхмәдиев, Илдус Хөснуллин матди ярдәме белән мәдәният йортына бильярд һәм теннис өстәлләре урнаштырылган. Авыл тормышы, яшәеше өчен битараф булмаган бу егетләр әлеге изге гамәлләре белән авыл тормышына яңа сулыш бирә алганнар. Авыл халкы һәм яшьләр инде үзара бәйгеләр дә оештыра башлаганнар.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International