2016 елның 15 апрелендә Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче тыл ветераны Бадрутдинова Рәкыйбә Имами кызы 90-яшьлек туган көнен каршы алды. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы рәисе исеменнән хөрмәтле юбилярны олы бәйрәме белән район башлык урынбасары Илнур Гәлим улы Ибраһимов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Кәмил кызы Вафина һәм Түбән Тегермәнлек авыл җирлеге башлыгы Анатолий Николай улы Дмитриев котладылар.