«Ел хәйриячесе – 2015» бәйгесендә жинүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

2016 елның 15 апреле, җомга

2016 нчы елның 14 нче апрелендә ГТРК «Корстон-Казан»ның Баллар залында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында «Ел хәйриячесе – 2015» бәйгесендә жинүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге чарага муниципаль берәмлекләр башлыклары, «Ел хәйриячесе – 2015» бәйгесендә жиңүчеләр, күп балалы, тәрбиягә бала алган, опекун гаиләләр һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр чакырылган иде.

Балык бистәсе муниципаль районы буенча өч бала әти-әнисе Хөснетдиновлар – Риф Минсалих улы һәм Лилия Рафаил кызы гаиләсе катнашты. (Балалары – Илгиз, Ризилә, Резеда)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International