Халыкара балигъ булмаган тотканнарны фашист концлагерьларыннан азат итү көне

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

       Һәр елны 11 нче апрельдә Халыкара балигъ булмаган тотканнарны фашист концлагерьларыннан азат итү көне билгеләп үтелә. Бу көнне укучылар белән берлектә районның социаль яклау бүлеге житәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы, Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Назипов Рашид Вакыйф улы Балык Бистәсе муниципаль районында  яшәүче концлагерьларында тоткынлыкта булган Бозина Нина Николай кызында һәм Мөрсәлимова Зәйнаббикә Кашаф кызында булдылар. Аларга балалар шигырьләр укыдылар, чәчәкләр бүләк иттеләр. Балык Бистәсе муниципаль районы  башлыгы исеменнән бу  геройларны олы бәйрәмнәре белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International