2016 елның 8 март көнендә Котлы Бөкәш авылында яшәүче тыл ветераны Юнусова Нурзиган Ситдыйк кызы 90-яшьлек юбилеен каршы алды. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы рәисе исеменнән хөрмәтле юбилярны олы бәйрәме белән халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы һәм Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Назипов Рашид Вакыйф улы котладылар һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.