Бүген республикабызның хатын- кыз элитасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.
Традицион чара Халыкара хатын- кызлар бәйрәме уңаеннан оештырыла. Анда безнең районыбыздан да биш кешелек делегация составында –Рәмзия Фаттахова (Район мәдәният йорты,” Яңарыш” түгәрәге җитәкчесе),Ирина Кузнецова (Балык Бистәсе 2 номерлы мәктәбенең директор урынбасары), Сәрия Садыйкова ( Район хастаханәсенең өлкән фельдшеры), Любовь Сычева (Район үзәк китапханәсе каршында эшләүче ; Иҗат чишмәсе” клубы әгьзасы Сәрия Гарифуллина ( “ Агрофирма” Кама” хезмәткәре) катнашалар.