“Мишутка” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә әдәби музыкаль кичә үтте. Кичәне дуслык бәйрәме дип атадылар, ике телдә алып бардыларар.
Әби-бабаларыбыз яраткан “Куш кулым”, “Ручеек”, “Чума үрдәк, чума каз” уеннарны уйнадылар алар. Туган як турында җырлар башкардыларар, шигырьләр сөйләделәр. “Шома бас” биюен яратып биеделәр балалар. Мәкальләр, әйтемнәр турындагы биремнәргә дә тапкыр җаваплар бирде алар. Бәйрәмгә килгән әбиләре, дәү әниләре яшь чакларын искә алып, оныклары белән горурланып, сокланып утырдылар.