Яңа Арыш авылының көрәшче егете Дилүс Гыйлемханов баш батыр калды

2016 елның 5 марты, шимбә

 27 февраль көнне Теләче районының Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә мәктәбендә сугышчы-интернационалист Миннегали Ногманов истәлегенә яшүсмерләр арасында традицион татарча көрәш бәйгесе узды.

 Әлеге мәртәбәле бәйгедә Яңа-Арыш урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Дилүс Гыйлемханов катнашып 80 кг югары үлчәу авырлыгында, үзеннән 60 кг га кадәр авыррак көндәшләрен җилкәсенә салып, беренче урынга лаек булып ярышларның абсолют җиңүчесе калды. Аңа һәм районның яшүсмерләр җыелма командасына 3-5 мартта Алабуга шәһәрентә узачак республика беренчелеге ярышларында уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International