2016 елның 2 март көнендә Балык Бистәсе муниципаль районының төрле оешмалары җитәкчеләре белән Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы урынбасары Просвирякова Ирина Юлий кызы семинар үткәрде. Очрашуның төп максаты 2014 елның 1 декаберендә расланган 419 Федераль законга кертелгән үзгәрешләрне аңлату иде.