2016 елның 1 март көнендә Түбән Тегәрмәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл ветераны Гайнутдинова Фаягөл Закир кызы 90-яшьлек юбилеен каршы алды. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы рәисе исеменнән хөрмәтле юбилярны олы бәйрәме белән Башкарма комитеты җитәкчесе Хабибуллин Рашат Хәбри улы , халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы һәм Түбән Тегәрмәнлек авыл җирлеге башлыгы Дмитриев Анатолий Николай улы котладылар һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.