Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Газетаның дуслары бүләк өләште
2016 елның 27 феврале, шимбә
“Авыл офыклары” гәҗите хезмәткәрләре үз укучыларын балалар үзәк китапханәсе бинасына җыйды. Тугры укучыларга спонсорлар бүләкләр әзерләгәннәр иде. Газетага язылу турындагы 16 квитанция хуҗаларын бүләкле итте .
Кичәне китапханә методисты Гөлшат Хөсәенова алып барды. “Авыл офыклары” гәҗитенең үткәнен барлап, анда эшләгән, лаеклы ялга киткән кешеләр турында сөйләде. Быел аның дөнЬя күрүенә 85 яшь тулды. Шушы еллар эчендә ул бай тарих туплаган, республика күләмендә танылган язучы, шагыйрьләр тәрбияләгән җирлек.
Залда өлкән яшьтән алып бакчага йөрүче балаларга кадәр килгән иде. Балаларга иң җаваплы вазыйфа - барабанны әйләндереп квитанцияне алып бирүне тапшырдылар. 2016 елны истә тотып чарада химаячебезнең 16 бүләге үз хуҗаларын тапты. Районыбызның талантлы мәдәният хезмәткәрләре Илгизәр Җәләлов, Марсел Җәләлов, Фәүзия Хөсәеновалар кичәгә ямь өстәп үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Ә иң зур бүләкләрнең берсе ЖК телевизор иде. Ул Зур Мәшләк авылыннан, элеккеге мөгаллим Газыйм Вәгыйзовка насыйп булды.
Килгән кунаклар арасында газетаның беренче басылып чыккан көненнән үк яздырып алучылар да бар. “Мин кечкенә вакытта “Октябрь юлы” исеме белән чыга иде инде ул. Безнең гаилә аны беренче саныннан ук алдырган. Газета эчтәлеге белән миңа бик ошый. Хәтта, Казанда яшәүче улым да кунакка кайткач газетаны еш кулына ала. Башыннан ахырына кадәр укып чыга. Газетаның язмышы озын гомерле булсын иде”,-дип теләкләрен җиткерде Надежда Бухарина. “Гәҗиткә җитмеш елга якын язылабыз. Мин ул вакытта мәктәптә укый идем әле”,-дип искә алды хәзерге вакытта лаеклы ялда булган тарих укытучысы Марина Трофимова. Ә Зәйтүнә Сафина, Лира Бәдретдиновалар кырык елдан артык гәҗитнең аерылгысыз дуслары икәннәр. “Газетаның килгәнен көтеп алабыз. Иң элек беренче биттәге яңалыкларны укыйм. Аннан калган битләренә күчәм. Гыйбрәтле хәлләр, гаилә темасына язылган мәкаләләр ошый миңа”,-диде Зәйтүнә апа. “Танышларымның исемен күрергә теләп мин иң беренче котлауларны укый башлыйм. Аннан калган битләрен укып чыгам. Районда булган яңалыклар белән кызыксынам”,–дип сүзгә кушылды Лира апа.
Ә түбәндә бүләкләребезгә ия булучыларның исемлеген тәкьдим итәбез:
Равил Фарзиев- Котлы Бөкәш;
Лира Федорова- Биектау;
Нурсинә Хабибуллина-Полянка;
Руфия Мөхәммәтгалиева-Балык Бистәсе;
Евгенийй Клюев-Шумково;
Хәйдәр Гайнетдинов-Яңа Арыш;
Надежда Басаркина;
Гребенщикова- Балык Бистәсе(Алиш урамы);
Нурмахамед Гаффаров-Балык Бистәсе;
Рөстәм Вахитов- Балык Бистәсе;
Төп бүләк иясе Газыйм Вагыйзов-Зур Мәшләк.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз, алга таба да газетабыз белән бергә булуларын теләп калабыз!
Гөлназ Зарипова фотолары.
Җиңүчеләребезнең берсе Нурсинә Хабибуллина редакциядә кунакта булды.
Кыймәтле бүләккә Петр Басаркин лаек булды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2026 ел
» Ачык ишекләр көне " салым органында 9:00 дән 17:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы ш., Габдулла Тукай ур., 12 В
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара салым инспекциясе
24
апрель, 2026 ел
Түбән Новгородта 3х3 баскетбол буенча Идел буе федераль округы турнирының суперфиналы старт алды
ТР буенча ДФИ-Матбугат хезмәте
22
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 23.04.26.
МКУ
21
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 22.04.26.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз