Яшь коллективның планнары зурдан

2016 елның 27 феврале, шимбә
Берничә ел элек Максим Караганов белән Фидаил Гарипов Урахча авылы янәшәсендәге терлекчелек биналарын рәсмиләштереп үз эшләрен башлап җибәргән иделәр.
Каз бәбкәләре алып үстерүгә алына алар. Тик соңрак максатлары эреләнә төшә.  Киңәшләшеп мөгезле эре терлекләр алып үрчетергә керешәләр. Өч ел вакыт эчендә малларның баш санын 220 гә җиткергәннәр. Терлекләр яхшы нәселлеләр. Канададан кайтарылганнары да бар. Бу көннәрдә алар массалы төстә бозаулый башлаганнар. Март аенда 90 баш бозау алырга планнары. Буаз терлекләр өчен солы, арпа пешереп бирүне дә матур гадәткә керткәннәр. Малларга су җылытып бирелә. Барысы да технология нигезенә корылган.Ятаклары җылы, чиста һәм коры тора. Һәр көнне маллар астына пычкы чүбен таратып торалар. Яшь фермерлар бүген ит җитештерү белән бергә сөтчелектә дә ныгытып шөгыльләнергә исәп итәләр. Сыерларның баш санын бүген 25 кә җиткергәннәр. Монда төп йөк савымчы Александра Скороходова җилкәсенә төшә.  Ул терлекчеләр династиясеннән. Аның өчен таныш хезмәт ул. 14 яшеннән әнисе янына йөреп, бу хезмәт нечкәлекләренә өйрәнгән. Хуҗаларының эш кешесенә тиешле игътибар бирә белүләренә сөенә ханым. Ай саен кичектермичә хезмәт хакын биреп баралар. Александра ай саен кулына 20 шәр мең сум чамасы акча ала икән. Ферма коллективы яшь булса да, бүген биредә дистәгә якын кеше эшли. “Барысы да үз хезмәтләрен  җаваплы башкаралар”–җитәкчеләрдән без әнә шундый фикер ишеттек.
 
Идрис Аметов.
 
Автор фотосы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International