Балык Бистәсе пенсионерларны компьютер курсларына укырга чакыралар

2016 елның 20 феврале, шимбә
Заманага яраклашып
Фән-техника нык алга киткән чорда яшьләр генә түгел, өлкән буын вәкилләре дә заманадан калышмаска тырыша.
 
Бигрәк тә бүгенгесе көнне, күп төр хезмәт күрсәтүләр компьютер ярдәмендә башкарылганда, “Рәсәй пенсионерлар союзы”ның район бүлеге заман технологиясе серләренә укырга өлкәннәрне чакырырга булды. Укулар 1 нче марттан башлана, түләүсез. Гаризаларны җирле бүлек җитәкчесе Анатолий Автономов җыя. Мондый курсларда инде 114 пенсионер белем алган.
 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International