Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Балыкбистәлеләр “IT-чемпион” республика конкурсыда җиңеп кайтканнар
2016 елның 20 феврале, шимбә
Бу көннәрдә газетабызга район мәгариф бүлегеннән сөенечле хәбәрләр алынды. 9 февральдә Иннполис Университетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, элемтә мәгълүмати чаралары министры Роман Шәйхетдинов катнашында “IT-чемпион” республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды. Җиңүчеләр арасында безнең балыкбистәлеләр дә бар.
Конкурс, нигездә, “Иң актив укучы” һәм “Иң актив мәктәп” номинацияләрендә үтте.“Иң актив укучы” номинациясенең беренче этабында иң күп балл (11294) җыйган Балык Бистәсе гимназиясеннән Ислам Әхмәтҗанов, Шомбыттан Рәсүл Фәрзетдинов (10640 балл), Күгәрчен мәктәбеннән Дилә Гатауллинага (9073 балл) бәйрәм тантанасында планшетлар һәм Дипломнар тапшырылды. Ә конкурсның икенче этабында җиңү яулаган Шомбыт мәктәбе укучысы Ильвир Шакиров смартфон белән бүләкләнде. Әлбәттә, әлеге җиңүләрдә укучыларның әти-әниләре, туганнары һәм дусларының булышлыгы зур. Моның өчен бәйгедә катнашучыларга дәүләт һәм муниципаль Порталына теркәлергә һәм шәхси кабинет аша электрон түләүләр башкару кирәк иде.
–Барыбыз да бик тырыштык инде,–ди Күгәрченнән Диләнең әнисе Фәния ханым. –Аның каравы үзебез өчен күпме файдалы эш эшләнде. Өйдән чыкмыйча гына су, газ һәм башкалар өчен килгән квитанцияләргә интернет аша түләү күпме вакытыбызны экономияләде. Әле кесә телефоннарына акча салу да, процент алынмыйча, шушы юл белән башкарылды.
Өлкән яшьтәге авылдашларына да бик теләп булыша Фәния. Әнә шулай электрон түләүләр “IT-чемпион” республика конкурсында катнашкан кызы Дилә Гатауллинага өстәмә баллар китерә.
Шомбыт мәктәбен исә аерым атап үтү кирәктер. “IT-чемпион” бәйгесендә катнашуы һәм җиңүе белән коллектив үзенең бердәмлеген, тырышлыгын янәдән бер раслады. “Иң актив мәктәп” номинациясендә җиңүгә лаек булган шомбытлылар әлеге тантанада плазмалы телевизор белән бүләкләнделәр. Алда әйтеп үткәнемчә, әлеге мәктәптән ике укучы–республика, ә Булат Гайнетдинов район буенча призлы урынга ирештеләр.
Фәрваз Кәюмова.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апрелендә 21 сәгатьтән 28 апрелендә 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
26
апрель, 2026 ел
Шторм кисәтүе 27.04.2026
МКУ
25
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 26.04.26.
МКУ
» Ачык ишекләр көне " салым органында 9:00 дән 17:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы ш., Габдулла Тукай ур., 12 В
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара салым инспекциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз