Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Балык Битсәсендә чаңгы юлларында кар эреде..
2016 елның 20 феврале, шимбә
Районның Чулман яры буенда” Лыжня России- 2016” кысаларында район халкы – олысы- кечесе чаңгы юлларына чыкты. Бу чарага оешма- предприятиеләрдән, авыл җирлекләреннән, мәктәпләрдән барысы меңгә якын кеше килгән иде.
Яр буе сабантуй бәйрәмен хәтерләтте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр яшь аермасына карап теркәлү уздылар . Кайберләре күптәнге танышларын очрата, хәл-әхвәлләр сорашалар. Бу чаңгы ярышы гына түгел, аралашу, бер-берсе белән очрашу мизгеле дә булды кебек.
Бер төркемдә олы яшьтәгеләр ярышка әзерләнеп торалар. Алар арасында ветераннар Семен Кузнецов, Роза Бәдретдинова, Сөләйман Гиззетдинов һәм “Будь здоров “ клубы вәкилләре дә бар иде. Алар янына килеп әзерлекләрнең ничек баруы белән кызыксындым. Семен Кузнецовка 68 яшь, чаңгы ярышында һәр елны катнаша икән. 2007 елда призлы урын да алган булган ул. “Без һәр көнне чаңгы киеп саф һавада йөрибез. 8-10 километр ара үтәбез. Безнең өчен җиңү мөһим түгел. Ярышта катнашуы да ни тора бит. Карап торам әле, халык актив катнаша ”,–дип сөйләде Семен абый. Ул “скандинавская ходьба” белән дә шөгыльләнә икән. Аның әйтүе буенча, хәрәкәт, атлау, сулыш алу сәламәтлеккә файда гына. “Бигрәк тә олы яшьтәгеләр өчен бу спорт төре кирәкле. Хәрәкәттә, бәрәкәт бит”,–дип тә өстәп куйдылар бу төркемдәге өлкәннәр.
Котлы Бөкәш авылыннан ярышка 25 кеше килгән. Авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов белән әңгәмә кордык. Ул 50 - 60 яшьтәгеләр категориясендә ярышачак. Узган ел өченче урынны алган булган. “Чаңгыда йөрүдән тыш волейбол, футбол, хоккей уеннарын да бик яратам. Ярышларда катнашырга тырышам”,–диде ул.
Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә чарага әзерлек белән килгәннәр. “Бу спорт төрен яратабыз”,–ди алар. Айрат Гәбделхаков әлеге ярышта һәр елны катнаша икән. “Буш вакыт булуга гаилә белән чаңгыда йөрергә чыгабыз. Сәламәтлеккә уңай йогынты ясый бит”,–ди ул. Яңа Арыш авылыннан Рәзилә Мөхәммәтрәхимовлар гаиләсе белән килгәннәр иде. Рәзилә узган ел ярышта өченче урынны алган булган. “Чын мәгънәсендә бәйрәм көн бу. Бер мәйданга җыелып, танышлар белән арлашу үзе ни тора. Андый бәйгеләрне көтеп алабыз”,–диде ул.
Бер төркемгә мәктәп яшендәге балалар җыелган. Ярыш башланганчы, чаңгыда бер әйләнеп килделәр. “Ярышка кадәр шулай әзерләнеп алабыз”,–ди алар. Беренче номерлы гимназиянең сигезенче сыйныф укучы Рубин Рәшитов чаңгы ярышларын бик ярата икән. Һәр елны катнашырга тырыша.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2026 ел
» Ачык ишекләр көне " салым органында 9:00 дән 17:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы ш., Габдулла Тукай ур., 12 В
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара салым инспекциясе
24
апрель, 2026 ел
Түбән Новгородта 3х3 баскетбол буенча Идел буе федераль округы турнирының суперфиналы старт алды
ТР буенча ДФИ-Матбугат хезмәте
22
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 23.04.26.
МКУ
21
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 22.04.26.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз