Балык Бистәсе районы Мәмли Казак Чаллысы авылында яшәүче Илгизәр Зиннәтов 7,6 килограммлы чуртан балыгы тоткан.
36 яшьлек балыкчы әлеге балыкны 7 февральдә, Чулман елгасыннан тартып чыгарган. Шунысы кызык: узган елның августында аның абыйсы – 51 яшьлек Илгиз Зиннәтов Чулманда 25 килограммлы хан балыгы(толстолобик) тоткан булган.
