Быел “Ел укытучысы” бәйгесендә 26 укытучы катнашты. Араларында шактый тәҗрибәле укытучылар, шулай ук яшьләр дә бар иде.
Ярыш өч турда узды. Беренче турда 13 кеше сайлап алынды. Шуларның ун икесе икенче турда ачык дәрес бирде. Һәм алар арасыннан җидесе өченче турга узды. Бүген алар Балалар иҗат үзәгендә мастер-класс күрсәтте.
Араларыннан лауреатлар, призерлар билгеләнде. Ике төрле наминациягә җиңүчеләр сайланды. “Ел укытучысы” исеменә гимназиядән рус теле укытучысы Роза Горшкованы лаек дип таптылар. Икенче һәм өченче урыннар Шумбут мәктәбеннән рус теле укытучысы Энҗе Кәримуллинага, Масловка мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Ольга Башеевага бирелде. “Педогогический деюбт” (укыту стажы өч елга кадәр булган) номинациясендә Юлсубино мәктәбе инглиз теле укытучысы Айсылу Сахапова җиңү яулады.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотосы.