Бу елга ниләр планлаштырабыз-район башлыгы Илһам Валеев белән әңгәмә

2016 елның 6 феврале, шимбә
Узган ел балыкбистәлеләргә шактый гына сөенечле вакыйгалар алып килде, үзәктә, авыл җирлекләрендә халык өчен бик мөһим социаль обьектлар файдалануга тапшырылды, заманча проектларга нигезләнгән яңа проиводство участоклары сафка басты. 
Аеруча, район мәдәният үзәге, район үзәгендәге балалар бакчасы ачылу, Биектау җирлегендә эшли башлаган терлекчелек комплексын файдалануга тапшыру тарихыбыз битләренә матур сәхифәләрдә язылдылар.  Кыскасы, бу яктан ел уңышлы тәмамланды, дисәк тә урынлы булыр. Быелгы, 2016 елда безне нинди колачлы, районкүләм мөһим төзелешләр көтә, социаль юнәлештәге нинди мәсьәләләргә өстенлек биреләчәк? Бу хакта район башлыгы Илһам Валеев белән булган әңгәмәбезнең кыскача вариантын сезгә дә тәкьдим итәргә булдык.
 
- Илһам Госманович, бу елның олы вакыйгасы булырлык нинди максатлы төзелешне күздә тотасыз?
 
- Узган ел районда 21 дәүләти Программалар кысаларында төзелеш эшләре алып бардык.Алга куелган максат- планнар үтәлде, тиешле обьектлар файдалануга тапшырылды. Быел да 20 дән артык республикакүләм Программаларга кердек. Безгә аларны тормышка ашыру өчен , авыл хуҗалыгын исәпкә алмыйча, 600 миллион сумга якын финанслау каралган. Бу елны Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов сулыкланы саклау елы буларак игьлан итте. Шул нигездә бу юнәлештә безне 20 миллион сумлык төзекләндерү- яңарту эшләре көтә.Моның белән без халкыбызның күңеленә хуш килердәй зур эшләр майтарырбыз диеп уйлыйм.
 
- Ни генә әйтсәк тә, социаль обьектлар үзәкнең, җирлекләрнең дә иң нечкә урыны?
 
- Сүз дә юк, тормыш бер урында гына таптанмый, көн саен яңа ихтыяҗ барлыкка килә, шуңа тәңгәл хәлдә халыкның сораулары үзгәрә. Яшәешебез психологиясе шундый, бүген кичәгедән матуррак , уңайлырак шартларда яшисе килә. Быел район үзәгендәге “ Березка” балалар бакчасына 9 миллион сумлык ремонт үткәрергә планлаштырабыз. Ремонт эшләрен балыкбистәлеләрне алдагы елларда сыйфатлы эшчәнлеге белән сөендергән “ Строитель-5” төзүчеләре башкарачак. “ Радуга” төзү җәмгыятенә елдагыча күпкатлы йортларны капиталь ремонтлауны ышанып тапшырдык. Алар шулай ук Олы Әшнәк авыл җирлеге бинасын да яңартачаклар. Бу обьектларда эшләр башланды инде. Аннан килә, Олы Елга һәм  Балык Бистәсе җирлекләре биналарына да ремонт керәчәк.
 
Әңгәмәне Вазыйх Фатыхов язып алды.
 
Фото: редакция архивыннан алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International