Балык Битсәсе балалар үзәк китапханәсендә “Китап белән балачак юлына” исемле бәйрәм узган

2016 елның 6 феврале, шимбә
Балалар үзәк китапханәсендә бәйрәм
Шушы көннәрдә балалар үзәк китапханәсендә “Китап белән балачак юлына” исемле бәйрәм оештырганнар. Кунакка гимназиянең беренче сыйныф укучылары килгән. 
 
Алар китапханәнең һәр бүлеге белән танышканнар. Уку залы, китап саклагыч, абонементның ни өчен кирәк булуы турында мәгълүмат алганнар. “Әкияткә кунакка” слайд-презентациясен бик кызыксынып караган алар. Аннары махсус бәйгеләрдә белемнәрен сынаганнар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International