Балык Бистәсе укучылары сәламәтләндерү лагерьларында ял итеп кайталар

2016 елның 6 феврале, шимбә
Ел дәвамында районыбыз укучылары балалар иҗат үзәге тарафыннан җибәрелгән сәламәтләндерү лагерьларында ял итәләр. 
Нигездә, аз керемле, күп балалы гаиләләр, тәрбиягә бала алган гаиләләрдән укучылар баралар анда. Сәламәтлекләрен ныгыту белән бергә укуларын да шунда дәвам итәләр. Төрле республикакүләм конкурсларда җиңү яулаган, иң яхшы билгеләргә укучы өч бала  Россия күләмендәге “Орленок”, “Артек” лагерында ял итеп кайтканнар. Ә Казан шәһәрендә урнашкан “Эрудит” лагерына ун бала юллама алганнар. Күптән түгел генә уналты бала “Раздолье” лагерыннан кайткан. Ә шушы көннәрдә район укучылары  “Радуга” сәламәтләндерү лагерында ял итә икән. Лагерьларга юллама белән “Лето” республика үзәге тәэмин итеп тора.
 
Фото: редакция архивыннан алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International