Энергияне ничек сакларга?

2016 елның 6 феврале, шимбә

Ут, газ – бүгенге көндә кеше үзенең көндәлек тормышын болардан башка күзалламый. Аларның берсе генә булмаса да, уңайсызлыклар сизәбез.

Без бүлмәбездә ут кабызсак, телевизор, компьютерны кушсак, яисә тузан суыртырга уйласак, һәрвакыт  электр җиһазлары һәм электр энергиясе кулланабыз. Электр энергиясе кешелекнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Үз чиратында аның күпме тотылганын, экономлырак куллану турында уйлап караганыбыз бармы безнең? Әнә шундый сораулар белән мин оешма, учреждение җитәкчеләре, шәхси йортларда яшәүче гаиләләр һәм өлкән буын вәкилләренә мөрәҗәгать иттем.

Иң беренче булып үп фатирлы йорт председателе, бу мәсьәләләрдә шактый тәҗрибәле Раилә Дудко белән әңгәмә кордык. 60 лет Октября урамының икенче номерлы йорты аның карамагында.  80 квартирлы бу йортта барлыгы 185 кеше яши.  “Уңай мохит” программасы буенча һәр дүрт подъездга үзе ябыла торган пластик ишекләр куелган. “Ишекләребез хәзер өч кат. Беренчесе-пластик, аннан агач, капиталь ремонт вакытында тимере дә куелды. Подъездның икенче этажында гына батарея булса да, ишекләр җылытылган  сәбәпле җылылык саклана. Подвалыбыз да җылы. Әнә бүген 30 градус суыкта безнең подъезда 19 градус җылылыкны күрсәтә”, -дип сөйләде ул. Бу җаваплы вазыйфага алынуының беренче елларында подъездлардагы сүндерелмичә, өзлексез янып торучы лампачкаларның энергияне күп тотуы турында борчыла ул. Бигрәк тә кыш айларында лампочкалар иртәнге өчтән кичке унберләргә кадәр янып тора бит. Раилә апа бу мәсьәләдән чыгу юлын таба. Квартирда яшәүчеләр җыелышып “датчик движения” сатып алалар, һәр этажга куйдырталар да. Шуның берсе 260 сум тора икән. “Подъездга кеше керсә ул кабына, чыгып киткәч сүнә. 5 ай эчендә 884 киловатт ут энергиясен экономия иттек без. Хәзерге кризис заманында бик шәп экономия бит, күпме акчаны янга калдырдык”,-ди ул.

 

“Мишутка” балалар бакчасы җитәкчесе белән дә бу темага сөйләштек.

- Энергия саклау буенча безнең үз планыбыз бар. Энергия саклаучы лампочкаларны коридор һәм керү мәйданчыкларына урнаштырдык. Утны юкка яндырып тору ярамаганлыгын  һәр эшчебез белә, коллектив белән экономияләргә тырышабыз,-диде ул.   

Балык Бистәсе гимназиясендә дә утны экономияле куллануны укытучылар гына түгел, укучылар да яхшы белә. Казаннан энергосбыт хезмәткәрләре килеп балаларга лекцияләр үткәрәләр икән. Мавыктыргыч уеннар, ярышлар оештырып, җиңүчеләрне бүләклиләр дә алар. “Кабинетларга көн яктылыгы лампочкалары урнаштырдык. Утны экономлы кулланырга тырышабыз, контрольдә тотабыз. Капиталь ремонт вакытында җылытылган тәрәзә, ишекләр куелды. Бүлмә, коридорларда уртача җылылык саклана,-диде гимназия директоры Данис Сатдинов.

Бу уңайдан шуны да ассызыклап үтү кирәктер, индеүз йорты белән яшәүче кайбер гаиләләр дә ишек алларына “датчик движения” куйдырта башлаганнар. “Беренчедән экономлы. Икенчедән кабызып сүндерәсе юк, онылып кабынып та калмый”,-ди алар. Яшь гаиләләр белән аралашканда, “Балаларыбызга кечкенә чактан ук утны яндырып калдырмаска, кирәкмәгән чакта кабызып тотмаска, дип өйрәтәбез”, дигән фикерләрне дә еш ишетергә туры килде.

Гөлназ Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International