Безнең сайт битләрендә “Сезгә юлларның торышы ошыймы?” дигән сораштыру үткәргән идек.
Анда барлыгы 15 респондент катнашты. Шуларның дүртесе “әйе” дип, сигезе “юк” дип җавап бирделәр. Өч кеше “ бик үк яхшы түгел” дип яздылар. Күргәнегезчә, сораштыруда катнашучыларның күбесенә юлларның торышы ошамый. Җавап бирүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәбез.
Ә хәзер яңа сораштыру тәкъдим итәбез: “ Балык Бистәсендә нинди яңа объектлар күрергә теләр идегез?” Сездән җаваплар көтеп калабыз.