Табигатьнең матур урынына урнашкан ул Починок авылы. Тирә-ягы урманлык. Нинди генә төрле гөмбәләр үсми анда. Файдалы, тәмле җиләкнең дә әллә ничә төрен табарга була биредә. Халкы да эшчән, тырыш, эш юк дип күктән төшкәнне көтеп ята торганнардан түгел. Мал асрап, кул эшләре эшләп, матур гына көн күреп яшиләр. Шундый гаиләләрнең берсе Рәмзис һәм Фидания Мөхетдиновларда кунакта булдык.
Карап торганда һәрбер эш ансат.