Балык Бистәсе электр челтәре контролерларның бер көне

2016 елның 30 гыйнвары, шимбә

Балык Бистәсе электр челтәрендә биш контролер хезмәт куя. Шуларның берсе–Радик Шәрәфетдинов. Бу өлкәдә ул 18 ел эшли. Бу хезмәткә килгәнче электрослесарь, электромонтер, “Татэнергосбыт” та инженер вазыйфаларын башкарган

Хәзерге вакытта өлкән контролер вазыйфасында. “Гадәттә без бишәү чыгабыз. Рафис Бикмуллин чираттагы ялда. Илдар Нәбиуллин сессиядә, Казан энергетик институтының өченче курсында укый”,– ди Радик Рафикович. Контролерларны авылларга “УАЗ” машинасында Искәндәр Җамалиев йөртә. Ул да эшен “Энергосбыт” та электромонтер булып башлаган, соңыннан машина йөртергә күчкән. Руль артында 16 ел инде. Барлык контролерлар да таныла торган махсус кышкы өс һәм аяк киемнәреннән.  Тикшерү эшен Радик Шәрәфетдинов, Фәрит Гатауллиннар белән Биектау авылының  Ибраһимов урамыннан башладык.

Дүрт йортның ишекләре бикле иде, хуҗалары өйдә юк. Кешеләр яшәмәгән йортлар да бар. Андыйларны шәһәр кешеләре сатып алган. “Ул йорт хуҗаларының телефон номерлары бездә бар. Ә ачкычларын алар күршегә, туганнарына калдыралар”,–диде баш контролер. Бишенче номерлы йортка килеп җиттек. Исәпләү приборы баганада торса да егетләр күрсәткечләрне алырга ашыкмадылар. Алар ишек кагып үзләренең кем икәнлеген әйттеләр, хуҗаны чакырдылар. Эш тәртибе шундый икән аларның. Кулланучы вакытында түли, 200-250 квт энергия кулланган. Тәртип бозу очрагы юк. Без саубуллашып алдагы йортка таба киттек. “Йорт бик зур. Электр энергиясен күп кулланган, ә түләве аз. Ни өчен?”–дип сорадым мин. “Авыл өчен тариф башкачарак, район үзәге белән чагыштырганда бер сум аерма бар”,–дип аңлатты  Радик Шәрәфетдинов.
 
Җиденче номерлы йорт каршына килеп җиткәч, егетләр өйгә сузылган иске үткәргечләргә игътибар иттеләр. “Тикшерү актына бу турыда язып куярга кирәк”,–диештеләр алар. Хуҗа безне якты йөз белән каршы алды. Контролерларның берсе хуҗаның исем-фамилиясен, түләнгән квитанцияләрне сорады, икенчесе электр үлчәү приборындагы күрсәткечне фотога төшерде. Елына игътибар итте. Ул 2004 елда чыккан. “Прибор 12 ел кулланылышта. Тагын дүрт ел хезмәт итә ала”,–дип аңлатты контролерлар. 
 
Һәр йортта диярлек үлчәү приборлары түр якта биек урнашкан. Шуңа күрә контролерларга урындыкка басып күрсәткечләрне язып алырга туры килде. Бу алар өчен уңайсыз, шул ук вакытта куркыныч тудыра. Урындык кыйшаеп китсә, егылып төшәргә дә мөмкин. Таләпләр буенча электр исәпләгече 1,8 метрдан да биегрәк урнаштырылырга тиеш түгел. 
 
Абонентларның берсе –80 яшьлек ялгыз әби, электр белән җылытыла торган кечкенә йортта яши. Өйдә лампочкалар янып тора. 350 киловатт энергияне кулланган.  Квитанцияләрне тикшергәндә контролерларның шиге туды һәм алар приборның ничек эшләвен күзәтте. Үлчәделәр, аннары формула буенча исәпләделәр. “Озак тикшерәсез. Минем счетчигым әйбәт  эшли. Әнә ничек әйләнә бит”,–диде әби. “Әби ут өчен күп түлисез, шуңа күрә тикшереп карыйбыз”,–ди контролерлар аңа аңлатырга тырышып. “Булсын, яктылык кирәк миңа”,–ди әби аларга. Прибор дөрес эшли, әби электр җылыткычы кулланган өчен күп түли икән. 
 
Ике йорт аша кызыклы күренеш булды. Иске йорт янәшәсендә яңасын салганнар. Хуҗабикә контролерларны күрү белән каушап калды. Электр челтәреннән булган документларын күрсәткәннән соң, ул безне иске йортка алып керде. Монда алар яшәмиләр икән. Иске индукцион счетчик салкын өйдә тора. Шуңа күрә куллану стандартларына туры килми. “Безгә бу турыда әйтүче булмады”,–дип акланды хуҗабикә. Контролерлар квитанцияне күрсәтүне һәм яңа йортка кереп карарга рөхсәт сорадылар. 
 
Аш бүлмәсендә зур суыткыч, кер юу машинасы тора.   Ә электр энергиясе аз кулланылган. Контролерлар бер ай эчендә иске приборны яңасына алыштыру турында боерык яздылар. Искесен һәм сатып алынган яңасын район үзәге электр челтәренә алып килеп теркәү үтәргә кирәклеген әйттеләр. Яңа үлчәү приборын йорт каршына, яки баганага урнаштырырга киңәш иттеләр. “Прибор, щит алу һәм тоташтыру күпмегә төшә?”,–дип кызыксындым мин. “Барлык кирәк-яраклары белән кушып санаганда 7-8 мең кирәк булачак”,–диде Фәрит Гатауллин. Районда электр счетчикларын урнаштыру буенча фирма эшли икән. Щит урнаштыралар, иске үткәргечләрне яңа заманчаларына алыштыралар. Кыска ялганышлардан саклый торган автомат сүндергечләр дә урнаштыралар. 
 
Бер абонентның ишек алдында өреп эте каршы алды. “Мондый очраклар өчен безнең ультра тавышлы куркыткыч һәм газ балончигы бар. Бер районда явыз эт контролер хатынны тешләде”,–диде Радик Рафикович. Куркыткыч ярдәмендә без йортка үтеп керә алдык. 
 
Электр энергиясен урлаучылар турында сөйләшкәндә өлкән контролер  аларның төрле ”махирлыклары” турында сөйләде.
 
 –Бирелгән һәм тотылган электр энергиясе контрольдә.  Барлык трансформаторларда техник исәпләүче электр счетчиклары тора. Әгәр дә үрлау очраклары була икән, баланс тайпыла һәм без рейдларга чыгабыз. Махсус прибор ярдәмендә “энергия каракларын” тиз тотабыз,–ди ул.
 
Шундый гаиләләрнең берсе Урахча авылында иске генә бер йортта яши. Электр энергиясе тоташтыру  турында килешү кәгазе булмаган аларның. Шулай булса да, үз белдекләре белән электр энергиясен кулланалар. Модый очракта гражданнар китерелгән зыян өчен генә түләп котыла алмыйлар. Алар административ җавапка тартылалар, бик зур күләмдә штраф түлиләр. Һәм бу очрак та шулай тәмамлана. Узган елны Күки авылында шундый ук очракка тап булганнар алар.
 
–Бер йортның хуҗасы идән астында счетчиктан тыш электр котелы тоташтырган. Шулай итеп электр энергиясен урлаган. Безнең тарафтан акт төзелде. Китергән зыян өчен ул штраф түләде. Үлчәү приборын урам якка урнаштырттык. Шулай итеп янгын чыгу куркынычы да кимеде. Югыйсә, андый кырын эшләр янгын, кешеләрне һәм хайваннарны ток сугу очрагын китереп чыгарырга мөмкин. Тикшерүләр вакытында без абонентлардан  ут уйнау очраклары булдымы, ут урлаучыларны белмисезме дип, сорап үтәбез,–дип сөйләде контролерлар.  
–Ул ут урлый, ә сез аңа йорт каршына үлчәү приборы урнаштырырга ярдәм итәсез,–дип гаҗәпсендем мин.
 
–Бу караклар белән эшләүнең иң нәтиҗәле ысулы,–дип аңлатты Радик Шәрәфетдинов. Яңа таләпләр буенча үлчәү приборын җир участогының чигенә куярга тиешләр икән. 
Бер көн эшләү дәверендә егетләргә җәяү генә күпме араны үтәргә туры килә. Ярый бу авыл урамнары кардан чистартылган иде. Алар төрле табигать шартларында рейдларга чыгып китәләр. Эшләре шундый аларның. Кыш айларында һәр пәнҗешәмбе көнне контролерлар үз оешмаларында укулар үтәләр. Апрель аенда Казаннан килүче комиссия каршында имтихан тоталар. Май аеннан, җәйге смена башлангач, алар кичке җидегә кадәр эшләячәкләр. 
 
Без контролерлар белән ярты көн генә йөрдек. Шул вакыт эчендә аларның хезмәте турында күпме кызыклы мәгълүмат белдек. Егетләр машинада утырып төшке ашны ашадылар да, урамнар буенча таралдылар. Ә без кайтыр юлга чыктык.
 
Тансылу Миңхаҗева.
 
Автор фотосы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International