“Кулон-Агро”хуҗалыгында техника ремонт эшләре бара

2016 елның 30 гыйнвары, шимбә

“Кулон-Агро”хуҗалыгы бүгенгесе көнне районда иң эре хуҗалыкларның берсе булып санала. Биредә 50 механизатор хезмәт куя. 

Аз сан түгел. Аларның бүгенге көндә дә һәркайсының үз бурычлары.Без биредә булган көнне дә юкны-бушка аударып йөрүчләрне очратмадык, һәркайсы үзенә йөкләнгән эшне күңел биреп үти иделәр. Күбесе техника ремонтына тартылганнар. Якты, җылы бүлмәләрдә җиңел өс киемнәреннән генә үз эшләрен башкаралар. Ә ремонт барышын яшь белгеч, механик Илгиз Әхмәдуллин үз контрольлегендә тота. Аның сүзләренә караганда, ремонтчыларның барысы да бай тәҗрибәлеләр. Ринат Хисаметдинов белән Васил Галләмов инде унберенче культиваторларын төзәтәләр. Чәчкечләрне сафка бастыруны Энгель Вәлиев белән Илгиз Әхмәтҗановка йөкләгәннәр. Иңендә 40 елга якын механизаторлык осталыгы булган Фәрит Хәмидуллин исә катокларны төзекләндерү эшенә алынган. Хуҗалыкның баш инженеры Фәнис Юнысов ремонт барышында сыйфатка зур игьтибар бирүләрен әйтеп узды. Елның-елында кулонлылар техника-агрегатларны кабул итү буенча район һәм республика баш белгечләреннән торган комиссия тарфыннан югары бәя алулары очракла хәл түгел. Алар быел да шушы югарылыкка омтылалар.Үзләре өчен бит!.

 

Идрис Аметов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International